Шəhри Чаллы

Чаллыдан Ижевскига бара торган поездның расписаниесе үзгәрә

19 августтан Чаллы - Ижевск шәһәр яны поездының расписаниесенә үзгәрешләр кертелә.Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хезмәт күрсәтүдәге үзгәрешләр техник сәбәпләр белән бәйләп аңлатыла. Белешмә өчен: 6752 нче номерлы Чаллы - Ижевск шәһәр яны поезды пассажирларга шимбә һәм якшәмбедә хезмәт күрсәтте. Хәзер Чаллы станциясеннән электричка...

19 августтан Чаллы - Ижевск шәһәр яны поездының расписаниесенә үзгәрешләр кертелә.Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хезмәт күрсәтүдәге үзгәрешләр техник сәбәпләр белән бәйләп аңлатыла.

Белешмә өчен: 6752 нче номерлы Чаллы - Ижевск шәһәр яны поезды пассажирларга шимбә һәм якшәмбедә хезмәт күрсәтте. Хәзер Чаллы станциясеннән электричка 6.15 сәгатьтә кузгала, 198 нче чакрым тукталыш пунктына - 6.33, Тихоново тукталышына 6.39 сәгатьтә килеп җитә. Поездның алдагы юл расписаниесе үзгәрешсез кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: