Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар – ярдәмчел халык

Чаллы татар дәүләт драма театрында гадәти булмаган спектакль күрсәттеләр. Актерлык осталыгы мәктәбе режиссеры һәм педагогы Руслан Герасимовның үзе язган "Яндекс белә" әсәрен карарга башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре килде. Алар арасында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә бар иде. Әлеге спектакльнең беренчесе дә хәйрия максатыннан күрсәтелгән иде. Билет...

Чаллы татар дәүләт драма театрында гадәти булмаган спектакль күрсәттеләр. Актерлык осталыгы мәктәбе режиссеры һәм педагогы Руслан Герасимовның үзе язган "Яндекс белә" әсәрен карарга башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре килде. Алар арасында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә бар иде.

Әлеге спектакльнең беренчесе дә хәйрия максатыннан күрсәтелгән иде. Билет сатудан җыелган акчаны начар күрүче балаларга ноутбук алырга бирделәр. Бу юлы барлык акчалар "Чудо-дети" дәвалау-педагогика үзәген төзекләндерүгә тотылачак. Сүз уңаеннан, әлеге үзәк рәсми төстә 2014 елда ачылган иде. Анда 18 белгеч авыру балалар белән төрле дәвалау дәресләре үткәрәләр. Моннан тыш, монда "Ата-аналар университеты" кысаларында шәхси һәм төркемләп психотерапия курслары оештырыла. Әлегә бирегә 120 бала гына йөри ала. Дәвалауга чират көтүчеләр 200дән артык. Сабыйларга ярдәм итү өчен үзәкне кичекмәстән төзеп бетерергә кирәк.

Хәйриячелектән "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе дә читтә калмый. 2015 елның гыйнварыннан "Чудо-дети" үзәген әлеге сәяси партия үз канаты астына алды. Шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән ике катлы аерым бина бирелде. Иганәчеләр, Татарстан Дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән бинада электрүткәргечләр, тәрәзәләр алмаштырылды, проект-смета эшләре әзерләнде.

31 мартта әлеге үзәккә ярдәм йөзеннән, "Чаллы-ТВ"да телемарафон узды. Яшүсмерләр тормышына багышланган "Яндекс белә" спектакле дә изге эшләрнең дәвамы. "Чаллы һәрвакыт үзенчәлекле шәһәр булды. Биредә шәһәр һәм КАМАЗ төзелешеннән башлап, хәзергә кадәр кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр һәм яшиләр. Шунысы игътибарга лаек, бу матур гадәт хәзерге буыннарга кадәр килеп җитте. Бүгенге чаралар - шуның дәлиле. Чаллыда көчле кешеләр яши, алар мохтаҗларга ярдәм итә беләләр. "Чудо-дети" үзәгенә йөрүчеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ", - диде Наил Мәһдиев.

Телемарафоннан һәм спектакльгә билет сатудан барлыгы 450 мең сум акча җыелды. Бу акчалар "Чудо-дети" фонды җитәкчесе Ася Кисловага тапшырылды.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев