Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының абыйле-энеле каратистлары – җиңүчеләр

Новочебоксарск шәһәрендә узган каратэ буенча Бөтенроссия ярышларында Яр Чаллы спортчылары беренче һәм икенче урыннар яуладылар. Чарада егермедән артык төбәктән спортчылар катнашты. Ярышлар төрле яшь төркемнәре буенча алып барылды. Татарстан Республикасы исемен Яр Чаллы спортчылары Гәләэддин һәм Кәмалэддин Усмановлар якладылар.

Алар үзләренең яшь төркемнәре буенча уңышлы чыгышлар ясап, беренче һәм икенче урыннар яуладылар. Егетләр Геннадий Бубнов тренеры җитәкчелегендә әзерләнәләр. Спортчыларыбыз тиздән Мәскәүдә узачак WKF каратэ буенча Россия чемпионатында да катнашачаклар. Егетләребезгә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X