Чаллының Мәләкәс елгасында пиранья тотканнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Мәләкәс елгасында пиранья тотканнар

Көньяк Америка елга-күлләрендә яшәүче пиранья ерткыч балыгын Чаллы шәһәре аша агучы Мәләкәс елгасыннан тотканнар.

Аркадий Стоцкий исемле кешенең кармагына бер-бер арты өч пиранья каба. Сәер балыкка башта гаҗәпләнеп карап торганнан соң ул, аның үткен тешләре барлыгын күреп кала. Балыклар шактый зур размерда. Мөгаен кемдер аны аквариумыннан җибәргән булса кирәк. Пиранья тиз үрчи, димәк аның маймычлары Чулман елгасына ук йөзеп чыгарга мөмкин. Сак булыгыз

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев