Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яңа ел чыршысы узган елгысыннан ике метрга биегрәк булачак

Чаллы шәһәренең яңа ел чыршысы узган елгысыннан ике метрга биегрәк булачак. Мәгълүм булганча, узган ел 29 метр биеклектәге чыршы сатып алынган иде. Аннан алдагысын «Сидоровский» паркында урнаштырган булганнар. Төзүчеләр шәһәрнең төп чыршысы постаментын торгызу өчен эшкә керештеләр инде. Аның биеклеге 2 метр булачак. Шулай итеп чыршы узган елгыдан биегрәк урнашачак....

Чаллы шәһәренең яңа ел чыршысы узган елгысыннан ике метрга биегрәк булачак. Мәгълүм булганча, узган ел 29 метр биеклектәге чыршы сатып алынган иде. Аннан алдагысын «Сидоровский» паркында урнаштырган булганнар.

Төзүчеләр шәһәрнең төп чыршысы постаментын торгызу өчен эшкә керештеләр инде. Аның биеклеге 2 метр булачак. Шулай итеп чыршы узган елгыдан биегрәк урнашачак. Ул узган ел ук шулай планлаштырылган, әмма һава шартлары комачаулаган. Быел исә чыршыны 31 метр итмәкчеләр.

Узган елдагы сыман шәһәрнең үзәк мәйданында ут бизәлеше ак-зәңгәрсу тоннардан торачак. Чыршы үзе дә төсле утлар белән бизәләчәк. Автоградның Азатлык мәйданындагы төп чыршыны ачу тантанасы традиция буенча декабрь аенда узачак.http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/09/129436/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев