Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алдылар

Хәтер һәм кайгы көнендә шәһәрдәшләребез Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алдылар. Чаллының төрле районнарында Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде.

“Ватан-Ана” мемориаль комплексы территориясендә уздырылган чарада шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, шәһәр Советы депутаты Альберт Петров катнаштылар. 
Хәтер һәм кайгы көнендә чаллылылар шулай ук Боровецкое бульварында урнашкан Дан обелискы янында да җыелдылар. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шәһәр Автозавод районы башлыгы Винер Харисов, Автозавод районының сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Любовь Ходаковская, шулай ук оешма җитәкчеләре, педагоглар, мәктәп аны лагерьларында ял итүче балалар, “Орион” яшьләр үзәге аквивистлары, шәһәр халкы да катнашты.  
Җыелганнар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һавага ап-ак шарлар очырдылар. Шулай ук обелиск тирәсенә чәчәкләр салдылар һәм “Хәтер шәме” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе кысаларында шәмнәр яндырдылар. 
Шәһәрдәшләребез Ватанны саклаучыларны Чаллының Җиңү паркында да искә алдылар. Монда “Лавр таҗы” һәйкәле янында 49нчы мәктәп кадетлары почетлы караул тоттылар.  
Энтузиастлар бульварында 13нче һәм 25нче мәктәпләрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар асфальтка Җиңү символлары булган рәсемнәр төшерделәр. “Нур” яшьләр үзәге волонтерлары белән берлектә балалар ак күгәрченнәр сынын үз куллары белән ясадылар.  
Хәтер һәм кайгы көнен Орловка поселогында Россия пенсионерлары союзының җирле бүлеге һәм Пенсия фондының яшьләр советы да оештырдылар. Чарада шәһәр Советы депутаты Эдуард Фаттахов, милекчеләр ассоциациясе рәисе Тамара Латохина, Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинаты генераль директор урынбасары Николай Иванов катнаштылар. Бу көнне җыелганнарга үз шигырьләрен шагыйрә Анна Шәмсетдинова укыды. Шулай ук акциядә катнашучылар обелиск тирәсенә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.        

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтер көне