Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар Бөтенроссия «Кызыл гвоздика» акциясендә катнаша ала

Акция 22 нче июньгә кадәр 75 төбәктә узачак.

Бөтенроссия «Кызыл гвоздика» акциясендә Чаллы халкы да катнаша ала. Әлеге акцияне "Үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең кадерен бел" дигән дивиз астында «Буыннар хәтере» хәйрия фонды башлап җибәрде. 

Ул бүгенге көндә исән булган сугыш геройларына хөрмәт һәм ярдәм йөзеннән оештырылган. Акция 22 нче июньгә кадәр 75 төбәктә узачак. Һәр теләүче онлайн яки билгеле сәүдә үзәкләрендә, Россия Почтасы аша, шулай ук  волонтерлардан «Кызыл гвоздика» тамгасы сатып алып катнаша ала. 

Аннан җыелган акча Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина  ярдәме күрсәтү өчен тотылачак. Шулай ук аларга дарулар, ишетү җайланмалары, кресло-коляскалар, заманча протезлар алу каралган. 

Фонд Россиянең төрле төбәкләрендәге ветераннар госпитальләренә кыйммәтле медицина җайланмалары белән дә булыша. 

Узган ел «Кызыл гвоздика» акциясе кысаларында 2 миллион сум акча җыелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев