Чаллылылар «Зур этнографик диктант» акциясенә кушыла алалар
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Зур этнографик диктант» акциясенә кушыла алалар

«Халыклар күп – ил берәү!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе узачак.

Акция 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн-форматта  www.miretno.ru сайтында үткәрелә һәм традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.
Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә генә түгел, ә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә юнәлтергә дә мөмкинлек бирәчәк. Диктантта Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Диктантның эш телләре – рус, инглиз, испан теле.
Биремнәр 3 ноябрьдә 00:01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтында басылып чыгачак www.miretno.ru.
Диктант биремнәре тест рәвешендә ясалган һәм үз эченә түбәндәге биремнәрне ала: 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм өлеше; 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль; 30 сорау – диктантның чит ил өлеше, Россия Федерациясеннән читтә катнашучылар өчен бердәм өлеше.
Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы - 100. Диктант узу вакыты – 45 минут. Диктантны узганнан соң катнашучы җаваплары анализлаган шәхси нәтиҗә ала. Диктантны узу белән катнашучыга электрон форматта җыелган балларны күрсәтеп сертификат формалаштырыла, аны электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
«Зур этнографик диктант»ны оештыручылар - Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы.
«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе турында тулырак мәгълүматны www.miretno.ru сайтында белергә мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


диктант

Нет комментариев