Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга 1 май бәйрәмнәрендә шашлык пешерергә рөхсәт итмәячәкләр

1 май күпләр өчен табигатьтә ял итеп, шашлык пешерү вакыты. Ләкин быел урманда гына түгел, ә шәхси территорияләрдә, бакчаларда да шашлык пешерү дә бик кыйммәткә төшергә мөмкин.

. Тукай районы күзәтчелек эшчәнлеге җитәкчесе Артем Асеев әйтүченчә, шашлыкны хәттә мангалда пешергән өчен дә шәһәрдәшләребезгә 4000 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.
“Янгыннарның иң күбе нәк
ъ менә шушы вакытка туры килә дә инде. 3 көн ял иткәндә кешеләр бакчаларын, өй тирәләрен чистартып калырга тырышалар, ә чүпләрен капчыкларга салып, тиешле урыннарга илтергә иренеп, ягалар гына. Шушы сәбәпле бик күп янгыннар чыга. Шулай ук, янгынның сәбәбе, учак ягып ял итү”,- ди Артем.
Чаллы һәм Тукай районында 30 апрел
ьдән алып 15 майга кадәр катгый режим кертелә. Шулай ук, бу көннәрдә оешма яннарындагы коры үләннәрне ягу да тыела. Гражданнарга штраф күләме 2 меңнән 4 меңгә кадәр булса, юридик затларга бу сан 400 меңгә кадәр җитергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев