Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга ни өчен май аенда җылылык өчен акча исәпләнүен аңлаттылар

Апрельнең җиде көне – 23-30 апрель көннәре май ае өчен түләүгә кертелгән.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев торак-коммуналь хезмәтләр өчен май квитанцияләрендә ни өчен җылылык өчен сумма исәпләнүен аңлатты. Гәрчә,  җылылык бирү инде узган ай ахырында ук туктатылган булса да. 

«2022 елның җылылык бирү чоры Чаллы шәһәрендә башкарма комитет карары нигезендә 30 апрель көнне тәмамланды. Безнең шәһәрдә счетчиктан күрсәткечләрне айның 23 көнендә алалар, шуңа күрә апрельнең җиде көне – 23-30 апрель көннәре май ае өчен түләүгә кертелгән», – дип сөйләде ул. Зуев апрель аенда шәһәрнең 177 мең Гкал исәбендә җылылык куллануы турында аңлатты, ай ахырында җиде көн эчендә – 38 мең.

Әгәр дә чаллылыларның сораулары калса, аларга идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки нәкъ менә идарәче компания исәп-хисап ясый һәм квитанцияне бастыру өчен мәгълүматлар җибәрә. 

"Шулай ук гражданнар торак-коммуналь хуҗалык линиясе буенча белгечләргә шәһәр районнары администрацияләрендә һәм шәһәр хуҗалыгы идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар", - дип йомгаклады Зуев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык