Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларның 55,7% халык санын алуда катнашкан

295 мең Яр Чаллы кешесе Бөтенроссия халык санын алуга кушылган. Чаллылыларның күбесе халык санын алучы ярдәме белән файдаланган.

31 октябрьгә стационар участокларда – 5%, дәүләт хезмәтләре порталында – 25%, халык санын алучылар ярдәме белән 70% исәпкә алынган.
Шәһәрдә барлыгы 1128 кеше халык санын ала: 964 халык санын алучы, 3 инструктор һәм аларның эшен оештыручы 161 контролер.
«39 халык санын алу участогы эшли. Алар эш көннәрендә 9дан 19 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 9дан 14 сәгатькә кадәр эшли. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр игълан ителгән эшләми торган көннәр участокларның эш графигына йогынты ясамаячак. Моннан тыш, шәһәр һәм Тукай районы Күп функцияле үзәгендә КФҮ режимы буенча эшләүче 3 участок оештырылды», - дип хәбәр итте Яр Чаллы шәһәрендә дәүләт статистикасы бүлеге башлыгы Альбина Гедминас.  


15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр халык санын алуны дәүләт хезмәтләре порталы аша узарга киңәш ителә. Сорауларга җавап биргәннән соң, электрон почтага һәм кәрәзле телефонга QR-код киләчәк, аны өйгә киләчәк халык санын алучыга күрсәтергә кирәк булачак.


Халык санын алучының рәсми киемен исегезгә төшерәбез. Аның мәҗбүри атрибутлары — «Росстат» язулы зәңгәр портфель, ВПН-2020 язулы зәңгәр шарф, яктылык кайтаргыч полосалы жилет. Шулай ук халык санын алучының үзе белән махсус программа белән тәэмин ителгән планшеты бар. Халык санын алучының фамилиясе күрсәтелгән таныклыгы бар, ул, паспорт күрсәткәндә  рәсми көчкә ия була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу