Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны фестиваль-конкурста катнашырга чакыралар

26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча яшьләр фестиваль-конкурсын үткәрә.

Проектның максаты – халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче яшьләрне ачыклау һәм үз брендларын алга этәрүнең гамәли күнекмәләрен тапшыру аша аларның продукцияләренең сыйфатын арттыру.
Фестиваль-конкурста декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм һөнәрчеләр (физик затлар, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар) катнаша ала.
Катнашучыларның яше 14-35 яшь. Гариза шәхси җитештерүчедән яки коллективтан тапшырылырга мөмкин. Фестиваль-конкурс финалистлары үзләре турында һәм әзер продукция тәкъдим итеп сөйләгән видео-гариза нигезендә читтән торып билгеләнә.
Җиңүчеләрне билгеләү һәм фестиваль-конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 26 ноябрьдә Казан шәһәре Петербург ур., 52 йорт адресы буенча IT-паркта «Таба» яшьләр этнофорумын уздыру вакытында узачак тантаналы чара кысаларында узачак.
Гаризалар 19 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

 

http://nabchelny.ru/   Фото: днт21.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс