Чаллылыларның медицина мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкинлекләре булачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларның медицина мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкинлекләре булачак

14 сентябрьдә 14:00дән 16:00гә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.

Ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә үз сорауларын бирергә теләүче чаллылыларга (843) 236 41 80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


консультация

Нет комментариев