Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны сәнгать күргәзмәсенә чакыралар

18 гыйнвар көнне 16:00 сәгатьтә Картиналар галереясенең кече залында Мария Фадееваның юбилей күргәзмәсе ачыла.

Мария Ивановна Фадеева фин-угор халыкларының шәһәр, зона күргәзмәләрендә һәм Халыкара этнофутуристик күргәзмә – фестивальләрендә катнашкан. Ул Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм Халыкара Дизайнерлар берлеге Ассоциациясе әгъзасы.

Күргәзмәдә натюрморт һәм пейзаж жанрларында 50дән артык рәсем сәнгате әсәрләре тәкъдим ителгән. Рәссам үз иҗатында туган як табигатенең күптөрлелеген ача. Гади һәм лирик характердагы картиналар кеше күңеленең гүзәл якларын ачарга мөмкинлек бирә. Мария Фадееваның рәсем сәнгате кешеләрнең күңеленә хуш килә. 

Күргәзмә 17 гыйнвардан 3 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/34982

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев