Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакыралар

10 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Татарча диктант» – татар теленнән диктант узачак. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

Диктант трансляциясе ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узачак. Трансляция Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә башлана.
Телевизион трансляциядән тыш, диктантны Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыкларда язарга мөмкин булачак. Шулай ук быел беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/ сайтына кереп, онлайн (клавиатура ярдәмендә) язу мөмкин булачак.
«Татарча диктант» белем бирү акциясе шәһәрнең һәр почмагында диярлек оештырылачак. Ул 77 мәктәптә, 128 балалар бакчасында, ике югары уку йортында - КФУ һәм педагогика көллиятендә, шулай ук "Эврика" шәһәр мәдәният үзәге, "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, "Энергетик" мәдәният сарае, "КАМАЗ" мәдәният сарае, "Кызыл тау" мәдәният үзәге, Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында оештырылачак.
Диктантның тексты Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә. Быел Татарстанда һәм чит илләрдә акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзекләрне язачаклар. РФ регионнарында яшәүчеләр  татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәләховның әсәреннән өзекне язачак.
Татар теленнән диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филологлары, профессорлары һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында акциядән соң 30 көннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.  
Акция татар теле белән кызыксынуны арттыруга, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уятуга, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
“Татарча диктант” – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган бушлай белем тикшерү акциясе. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Быел акция алтынчы тапкыр уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: онлайн диктант