Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны ВИЧ-инфекциягә экспресс- тест тапшырырга чакыралар

Татарстан «Тест на ВИЧ: Экспедиция» III Бөтенроссия акциясендә катнашучы 21нче төбәк булачак. Чаллылылар ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тестны махсус мобиль пунктларда тапшыра алачак.

Оештыручылар, РФнең сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, шундый эчтәлектәге чаралар республиканың  дүрт шәһәрендә  –Казанда 18-19 сентябрь), Яр Чаллыда (18 сентябрь), Түбән Камада (19 сентябрь) һәм Яшел Үзәндә (20 сентябрь) оештырылачак. Тест тапшыру мобиль пункытлары 120 шәһәрне үз эченә алып,  РФнең 30 төбәге аша үтәчәк. Аларда ВИЧка тест тапшырудан тыш, белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге дә булачак. Сәламәтлекләренә битараф булмаган барлык чаллылыларны әлеге чарада катнашырга чакыралар.

 

http://nabchelny.ru/news/33079

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев