Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны юбилей кичәсенә чакыралар

Керү ирекле. Кунакларга саклану чараларыннан булу зарур.

17 октябрьдә 17:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы шагыйрьләре Николай Алешков һәм Вера Хәмидуллинаның юбилей кичәсе була.

Николай Алешков – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, «Аргамак. Татарстан» әдәби журналының баш мөхәррире, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, Г.Р. Державин (Татарстан), «Ладога» (С.-Петербург) республика һәм Бөтенроссия, «Алтын Витязь» IX Халыкара Славян әдәби форумы (Пятигорск) әдәби премияләре лауреаты.

Вера Хәмидуллина – шагыйрь, тәрҗемәче, нәшриятчы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе, «Заманча авторлар – балаларга» әдәби проекты җитәкчесе, Россия Язучылар берлегенең балалар әдәбияты комиссиясе рәисе, М.И. Цветаева ис. премия лауреаты (Алабуга).
Юбилярларны котларга «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә Мәскәү, Оренбург, Новосибирск, Казан, Алабугадан килгән кунаклар чакырылган.
Чара программасында котлау һәм бүләкләү, авторлар башкаруында шигырьләр, музыка коллективлары һәм автор-башкаручылар чыгышлары, яңа китаплар һәм "Аргамак. Татарстан" журналының 32 нче санын тәкъдир итү, иң яхшы публикация өчен ел премиясен тапшыру, шулай ук «Энергетик» мәдәният сарае фойесындагы фото-сессия.

Керү ирекле. Кунакларга саклану чараларыннан булу зарур.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев