Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 58нче һәм 59нчы комплекслар арасындагы юлны тоташтыралар

Кызганычка каршы, төзелеш мәйданында агачларны кисәргә мәҗбүр булганнар. Алар урынына, һичшиксез, яңалары утыртылачак. Бу комплексларны чыршылар бизәячәк.

«Урамда - яз. Күп җирдә агач утырту бара, ә безнең өй каршындагы каеннарны кисеп аттылар», - дип хәбәр итте безгә газета укучыбыз Г. Ибәтуллина. Ул редакциягә фотолар, видеолар да төшереп җибәрде. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен 59нчы комплекска барып кайттык. Чынлап та,  экскаватор җирне тигезләгән вакытка туры килдек. Монда эш кайный.

 Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, Үзәк район башлыгы урынбасары Алексей Тарабукинга мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренчә, быел Кол Гали бульварын төзекләндерү планы каралган. Шул сәбәпле,  58 нче һәм 59нчы комплекслар арасында юлны тоташтыру проекты тормышка ашырыла. Озынлыгы 80 метр. Төзекләндерелгән әлеге юлның як-ягында җәяүлеләр өчен юл, утыргычлар кую каралган. Кызганычка каршы, төзелеш мәйданында агачларны кисәргә мәҗбүр булганнар. Алар урынына, һичшиксез, яңалары утыртылачак. Бу комплексларны чыршылар бизәячәк.

Биредә яшәүчеләр өчен проектның әһәмияте зур. Моңа кадәр юл булмагач, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналарына урап йөрергә туры килгән.

Айзирә Имамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт