Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 5нче хастаханәсендә кабат инфекцион госпиталь оештырылды

Калган профильләр буенча планлы медицина ярдәмен шәһәрнең башка дәвалау оешмаларында күрсәтәчәкләр. Бүгеннән, 25 июньнән башлап, Чаллының 5нче хастаханәсендә ОРВИның, коронавирус инфекциясенең һәм пневмониянең катлаулы формасы белән авыручы пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 350 урын булдырылды.

«Россия төбәкләрендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар арту сәбәпле һәм узган елгы тәҗрибәгә нигезләнеп, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының 5 нче хастаханәсен вакытлыча инфекцион госпитальгә үзгәртү карары кабул итте», — дип сөйләделәр министрлыкта.
Госпиталь урыннар фонды резервын булдыру өчен провизор функциясен башкарачак.
Калган профильләр буенча планлы медицина ярдәмен шәһәрнең башка дәвалау оешмаларында күрсәтәчәкләр.  

 

Фото: realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус