Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 62нче мәктәбенә сайлап алу ни рәвешле башкарылачак?

Чаллыда 1нче июльдән 69нчы комплекста урнашкан 62нче санлы яңа мәктәпкә документлар кабул итә башлыйлар. Бу турыда мәктәп директоры Марс Гафуров хәбәр итте. Гаризаларны 42нче мәктәпнең 109нчы кабинетында кабул итәчәкләр.

– 1нче июль көнне иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 6га кадәр, 2нче июльдә – 9:00-14:00 кадәр килергә мөмкин. 4нче июльдән  гаризалар һәр көнне иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 5кә кадәр кабул ителәчәк. Шимбә көнне дә килергә була, – диде мәктәп директоры. 

– Яңа мәктәп 1501 балага исәпләнгән. Беренче чиратта мәктәпкә Яшьлек микрорайонындагы 63нче һәм 69нчы комплексларда яшәүче балалар кабул ителәчәк. Буш урыннар калса, директор башка комплекслардан балаларны кабул итү мәсьәләсен караячак, – диде шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. 

Бүгенге көнгә мәктәп педагогик кадрлар белән 85 процентка тупланган. Биредә тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән яшь белгечләр дә эшләячәк. 

Марс Гафуров әйтүенчә, мәктәптә тхэквондо, самбо, шахмат, волейбол, бадминтон, йөзү секцияләре, «Лидер» яшүсмерләр клубы, мәктәпнең КВН командасы, «Юнармия» патриотик хәрәкәте эшләячәк. Моннан тыш биредә Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы  музыка мәктәбенең филиалы да булачак. Киләчәктә театр студиясе һәм мәктәп музее ачу да планлаштырыла. 

– Бу түгәрәкләр һәм секцияләргә 42нче, 51нче, 52нче мәктәп укучылары да йөри алачак, – диде мәктәп директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев