Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 7нче дәваханәсендә чит ил гражданнарын вакцинацияләү дәвам итә

Яр Чаллының 7нче шәһәр дәваханәсендә COVID-19дан чит ил гражданнарына вакцинация ясау дәвам итә.

Юй Гаожань Чаллыга Кытайдан 7 ай элек килгән. Ул тумышы белән Циндаодан, Кытайның көнчыгышында урнашкан Шаньдун провинциясеннән, Сары диңгез ярында. Хәзерге вакытта Чаллыда «Haier» заводында кер юу машиналары җитештерүдә сыйфат хезмәте директоры булып эшли. COVID-19дан беренче вакцинаны Гаожань туган илендә  «Синовак» препараты белән куйдырган. Прививка ярдәмендә ул коронавирусны йоктырудан котылып кала һәм авырмый.
Кытайда яшәгәндә, ул Россиянең «Спутник V» вакцинасы турында ишеткән була. Кабат вакцинация срогы Юй Гаожань Россиядә булганда килеп җиткән. Россиянең «Спутник Лайт» вакцинасын ясатырга карар кыла.  
Искәртеп узабыз, чит ил кешеләре өчен Россия вакцинасы түләүле. Тәрҗемәче аңа прививка ясатыр алдыннан анкета тутырырга ярдәм итә. Медицина тикшерүеннән соң Юй Гаожань вакцинация уза һәм ике телдә сертификат ала. Юй Гаожань фикеренчә, вакцинация - авырмас өчен бердәнбер юл.


COVID-19дан 7 нче поликлиникада вакцинацияләнгән Дасаппан Аравиндараман Чаллыга бу елның апрелендә Һиндстаннан килгән. Туган шәһәре - Һиндстанның көньягында урнашкан Тамил Наду.


Аравиндараман йөк автомобильләре һәм махсус техника җитештерүне планлаштыру буенча консультант булып эшли. Беренче тапкыр Чаллыга 2019 елда килгән, шәһәр аңа бик ошый. Яшь кешенең инде күп рус сүзләрен белүенә карамастан, поликлиникага хезмәттәше, тәрҗемәче Алсу белән бергә киләләр. Ул COVID-19дан беренче тапкыр прививка ясаткан. Россия вакцинасыннан соң үзен яхшы хис итә.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка коронавирус