Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының кайсы лифтында нинди ел фасылы?

Бер авыруның кызына әтисендә җитди авыру барлыгын хәбәр иткәч (без аның башында шеш ачыкладык),  ул әтисе янына килгән саен «яз» исемле лифтны сайлаган.

Кичә танышымның хәлен белергә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә барган идем. Лифт көтәм. Күзем дивардагы язуларга төште. «Весна», «Лето», «Осень», «Зима»... Баксаң, бу лифтларның исеме икән. «Весна» дигәненә кердем. Ул яз рухында бизәлгән, тагын өч лифт калган ел фасылларына туры килә торган итеп, матур итеп эшләнгән.

Шәһәр советы депутаты Марат Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге әлеге сәламәтлек саклау учреждениесенең бар яктан да дөньядагы иң яхшы хастаханә икәнен белә идем инде.

Биредә авыруларны рухи яктан дәвалауга да игътибар зур. Авырулар янына рәссамнар да, җырчылар да, музыкантлар да килеп чыгыш ясады. Лифтларның болай итеп бизәлүен күреп гаҗәпләндем. «Хастаханәбезнең бер корпусында пассажирлар лифты ел фасыллары кебек дүртәү. Без һәр лифтка бер ел фасылы исеме биреп, аларны яз, җәй, көз һәм кышка әйләндерергә булдык. Бу авыруларны дәвалауда психологик эффект бирә. Бер авыруның кызына әтисендә җитди авыру барлыгын хәбәр иткәч (без аның башында шеш ачыкладык),  ул әтисе янына килгән саен «яз» исемле лифтны сайлаган. Чөнки ул яз энергиясе һәм көченең гаиләләренә килгән авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәгенә ышанган. Безнең хастаханә командасы киләчәктә дә кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга әзер. Чөнки без дәвалауның дару һәм скальпельдән генә тормаган, күпкырлы процесс икәненә ышанабыз», – ди Марат Фәнис улы.

Фото: шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек