Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының идарәче компанияләре карны чистартмаган өчен штрафлар белән җәзаланды

Гыйнвар аенда йорт яны территориясен кардан чистарту буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен 17 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Яр Чаллы зональ торак инспекциясе башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов хәбәр итте.

«Декабрьдә барлык идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре торак инспекциясеннән кисәтүләр алды. Бездә хәзер территорияне чистарту буенча намуссыз эш башкарылу турында мөрәҗәгатьләр килгән очракта, җаваплылыкка тартырга барлык нигезләр дә бар. Хәзер вазифаи затларны, кирәк булган очракта юридик затларны җаваплылыкка тартачакбыз. Узган ел без 40 вазифаи затка, 2 260 000 сумга юридик затларга карата административ эшләр кузгатырга мәҗбүр булдык».
Шамил Мөхәммәтдинов билгеләп үткәнчә, кар чистарту мәсьәләләре буенча беренче чиратта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Административ штраф ул – башка максатларга сарыф итә алырдай халык, милекчеләрнең акчалары. Быел инде 17 штраф билгеләдек, бу 450 мең сум, узган ел тулы елга 2 млн сумнан артык булды. Болар – кар чистарту һәм территорияне карап тоту өчен генә штраф санкцияләре суммасы. Минемчә, бу бик күп».

2021 елда торак инспекциясенә барлыгы 1773 мөрәҗәгать килеп ирешкән, бу 2020 елга караганда алтыга күбрәк. Чаллылыларның мөрәҗәгатьләренең тематикасы – капиталь ремонт, гомуми йорт милкен карап тоту, идарәче компания эше.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы