Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иске өлешендә опрессовкадан соң кайнар су бирүне яңарттылар

Ялларда, 10 һәм 11 июль көннәрендә, Чаллы җылылык челтәрләре Сидоровка, ГЭС, ЗЯБ бистәләре йортларында кайнар су бирүләрен яңарттылар, шулай ук Мәләкәс аръягындагы 20, 21, 22 комплексларга да кайнар су бирелде.

– Хәзерге вакытта кайнар су белән тәэмин итү 1/9, 1/10, 1/11, 1/12 А, 1/12 Б йортларыннан тыш, барлык 323 йортка да бирелгән. Опрессовка вакытында челтәрләрнең дефектын ачыклаганнар, хәзер ремонт эшләре алып барыла, якындагы өч тәүлектә ГВС торгызылачак, – дип аңлатты Илья Зуев аппарат киңәшмәсендә. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җылылык үткәргечләрнең зарарлануларын бетерү эшләрен тизләтергә кушты: «Бу йортларны кыска вакыт эчендә кайнар су белән тәэмин итсеннәр өчен үзегез өчен сроклар куегыз. Норматив сроктан артык кайнар су булмау кешеләр өчен уңайлы түгел, шуңа күрә ачыкланганнарны исәпкә алып, эшне озынайтылган режим буенча оештырырга кирәк». 
Исегезгә төшерәбез, опрессовканың бишенче этабы 21 июльдән 3 августка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрессовка