Шəhри Чаллы

Чаллының мактаулы гражданинының оныгы үлгән

Моннан берничә ел элек ул кызы Гүзәлне соңгы юлга озатты.

Кифая Ганиева исемен Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. Ул озак еллар шәһәребезнең санитар-эпидемиологик станциясенең баш табибы булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та, шәһәр халкының сәламәтлеге сагында торуын дәвам итте. Үзенең эшен ачып, санитар-эпидемиологик хәлне тәртиптә тотуга зур өлеш кертте.

Кифая Муллахмәтовнаның фидакарь хезмәте республикабыз җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнде. Аның мактаулы исемнәре, грамотлары, рәхмәт хатлары бихисап. Ул – Чаллыда хөрмәтле кеше. Чаллының мактаулы гражданины исемен йөртә.

Соңгы елларда Кифая Муллахмәтовнага бик күп кайгы килде. Моннан берничә ел элек ул кызы Гүзәлне соңгы юлга озатты. Сәламәтлеге кисәк кенә начарланды. Бүген исә оныгы Элина да мәңгелек йортка күчә...

Ул юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. 22 май төнендә М7 федераль трассасында «Лады Приора» машинасы каршы як полосага чыга, идарә итүне югалта һәм машина күпер отбойнигына килеп бәрелә. Пассажир урынындагы кыз (каешын эләктермәгән булган) вафат була. Рульдәге хатын-кыз җитди травмалар ала.  Ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә.

Элинаның урыны җәннәттә булсын. Кифая ханыма Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм сәламәтлек бирсен.

Зөлфия Исләйле

фото: pikabu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: