Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының эре сәүдә үзәгендә кабат вакцинация пункты эшли башлады

Соңгы 10 көндә Чаллыда прививка ясатучылар саны ике тапкыр арткан.

Соңгы вакытларда чит илләрдә, шул исәптән илебездә һәм республикада коронавирус белән авыручылар саны арта. Әлеге куркыныч авыруга каршы вакцина ясатуны активлаштыру вакыты җитте. Шәһәрдә шифаханәләрдән тыш, дүшәмбе көннән «Омега» сәүдә үзәгендә дә вакцина ясату пункты эшли башлады.

Соңгы 10 көндә прививка ясатучылар саны ике тапкыр арткан. Элек көненә 100-150 кеше вакцина ясаткан булса, хәзер бу сан 300-350гә җиткән. Белгечләр әйтүенчә, Чаллыда вакцина җитәрлек. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрдәшләрне вакцина ясатырга чакырды. 

«Янә куркыныч килә. Без чит илләрдә нәрсә булганын беләбез. Чаллы – ачык шәһәр. Кешеләр йөреп тора. Сакланырга, кешеләрне сакларга кирәк», – дип искәртте мэр.

Бүгенге көндә йогышлы авырулар хастаханәсендә ковид белән авыручылар өчен 308 урын бар, аның 200ендә шәһәрдәшләр дәвалана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев