Чаллының Сидоровка бистәсендә 5 машина бәрелешкән
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Сидоровка бистәсендә 5 машина бәрелешкән

Социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотолар урнаштыра башладылар.

– Сидоровка бу. С32 адресы. Авария монда. Йорт артында гына 5 машина бәрелешкән, – дип язалар шәһәр халкы.

Фотодан күренгәнчә, Сидоровка юлында 5 автомобиль авариягә эләккән. Ике машинага аеруча да җитди зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев