Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Сувар бистәсендә кечкенә мәчет төзергә җыеналар

Яңа мәчеткә берьюлы җитмеш кеше сыя торган булачак.

Чаллы шәһәре территориясендәге Сувар бистәсендә мәчет төзиячәкләр. Кичә Чаллы мөхтәсибәтендә әлеге мәчет проекты буенча фикер алыштылар.
Мәчет зур булмаячак, бары тугызга унбиш метр үлчәмдә һәм манарасы булачак. Проект буенча, дини объектка берьюлы җитмеш кеше сыя. Төп залдан кала, янкорма бинада хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе булачак. Мәчеттә төрле дини чаралар үткәреләчәк. Мөхтәсибәттә мәчет төзелеше өчен күпме акча кирәклеге һәм аны кайдан алачаклары турында әйтмәделәр. Әмма Сувар коттеджлар бистәсенә күптән мәчет кирәк булуын хәбәр иттеләр.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/21/175657/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев