Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда «Немец оккупациясе» дип исемләнгән күргәзмә проекты ачылды

Яр Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда совет рәссамы Меер Аксельродның «Немец оккупациясе» дип исемләнгән күргәзмә проекты ачылды.

Җыелганнарны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәскәү шәһәренең «Александр Печерский истәлеге Фонды» генераль директоры Юлия Макарова, яһүд оешмасы рәисе Леонид Колоднер тәбрикләде. Чарада Игорь Лерманның камералы оркестры да чыгыш ясады. 
М. Аксельродның күп кенә картиналары, шул исәптән  «Гетто» (1968—1969), «В степи» (1930–1931) серияләре яһүдләрнең гадәти тормышыннан алынган.
Сүз уңаеннан, Меер Аксельродның картиналары Третьяковская галереядә, Рус музеенда, Пушкин исемендәге сәнгать музеенда саклана. Соңгы елларда «Немец оккупациясе» дип исемләнгән күргәзмә проекты Россия музейларында гына түгел, ә Беларусь, Израиль һәм Хорватия илләрендә дә популярлык казанды.       

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә