Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Тинчурин бульварында ишегалды бәйрәме узды

Комсомол районының Тинчурин бульварында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәм чарасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина катнашты.

Концерт программасында "Огниво" балалар иҗат коллективлары, яшүсмерләр клублары катнашты. Балалар иҗат үзәге педагоглары катнашында декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар оештырылды. Балалар уен мәйданчыкларында, батутларда күңел ачтылар, карусельләрдә һәм паровозларда йөрделәр.
Чарада "10 комплекс" ТИҮ рәисе Вера Захарова ишегалды активистларына бүләкләр тапшырды. Шәһәр Советы депутаты Ленар Сәлахов ярдәме белән беренче сыйныф укучыларына канцтоварларга һәм бүләкләргә 15 сертификат тапшырылды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бәйрәме