Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Витязь» спорт-савыктыру комплексы бинасында ремонт төгәлләнеп килә

М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» спорт бинасы 40 елдан артык капиталь ремонт күрмәгән, ә хәзерге вакытта өч планлаштырылган этапның икенче этабы акрынлап төгәлләнә инде.

Беренче этап барышында спорт комплексы норматив хәлгә китерелде, хәзер бассейн ремонтлана, өченче этапта исә куллануга футбол кырын тапшыру планлаштырыла. Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв.м тәшкил итә. Үз эченә бассейн, стадион һәм трибунаны алып тора. 
Хәзер реконструкция эшләре 97%ка төгәлләнгән. Бассейнны плитә белән эшкәртү эшләре алып барыла һәм төзүчеләр план буенча эшләрне вакытында тәмамларга планлаштыралар.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт