Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Яр буе паркын яңартачаклар

Башкарылачак эшләр белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен 9 апрельдә проект авторлары махсус чара да оештыра.

Быел шәһәребезнең Яр буе паркын үзгәрешләр көтә. Яңартылачак объектның проект авторлары белдерүенчә, шәһәр белән яр буен тоташтыручы территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары, этләр белән йөрү өчен махсус зоналар һәм пирс ясаячаклар.

Башкарылачак эшләр белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен 9 апрельдә проект авторлары махсус чара да оештыра. Ул көндезге 11 сәгатьтә “Спорт сарае” тукталышы янындагы машина кую урыны территориясендә башлана. Биредә экологлар, архитекторлар һәм хакимият вәкилләре чыгыш ясаячак. 11:30 сәгатьтә катнашучылар җәяләп яңартылачак парк территориясен карап чыгачак. Урында теләгән һәркем белгечләргә үз сорауларын да бирә алачак. Теләк-тәкъдимнәр белән уртаклашу өчен шәһәребезнең "Архитектурный десант" берләшмәсе Вконтакте челтәрендә махсус төркем дә булдырган. Моның өчен нибары сылтама буенча үтәргә кирәк - https://vk.com/pribrezhny_park

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев