Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Яшь Ленинчылар бульварында төзелеш эшләре дәвам итә

Хәзерге вакытта төзүчеләр фонтан астына махсус казаннар урнаштыралар. Фонтанны соры гранит брусчатка өстенә куярга планлаштырыла, моннан су ике метрга биеклеккә күтәрелеп, шәһәрдәшләребезне сөендереп торачак.

Тулаем алганда, әлеге проект нигезендә архитекторлар "бульвар" сүзенең бөтен әһәмиятен биреп эш башкаралар - биредә торак йортлар арасында шәһәр структурасында булган яшел тукыма җәелеп китәчәк. Бульвар әлеге микрорайонда яшәүчеләрне берләштерергә мөмкинлек бирәчәк: монда ял итү зонасы, урам китапханәсе, амфитеатр һәм хәтта теплица да оештырылачак. Моннан тыш,  Яшь Ленинчылар бульварында җәйге кинотеатр да барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш