Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт эшләре кайчан тәмамланыр?

Яңа бинада барлык яшьтәге пациентларны дәвалау өчен шартлар булачак.

Йогышлы авырулар хастаханәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, ремонт бара торган А блогындагы 2-3нче катта стеналар төзиләр. 

Яңа бинада барлык яшьтәге пациентларны дәвалау өчен шартлар булачак. Йогышлы авыруларны дәвалау буенча ике бүлек, заманча җиһазландырылган лаборатория эшләячәк. Палаталарда хезмәткәрләрне чакыру төймәсе, кислород бирү системасы һәм башкалар урнаштырылачак.

 «Көзгә хәзердән үк әзерләнергә кирәк. Җәй көне актив эшләү зарур. Йогышлы авырулар хастаханәсенең бу блогы  төзекләндерелеп, тиешле дәрәҗәгә китерелергә тиеш», – диде мэр.

фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек