Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чистай районында унөч авылда интернет булачак

Татарстанда барлыгы 755 торак пунктка интернет кертеләчәк

Чистай районы торак пунктларында интернет булачак. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.
«Элемтә турында»гы федераль закон кысаларында йөздән биш йөз кешегә кадәр кеше яши торган авылларга интернет кертеләчәк. Россия буенча 24 меңнән артык шундый торак пунктны, ә кәрәзле элемтә белән 2 меңнән артык авылны колачлау планлаштырыла.
Чистай районында программада унөч авыл катнаша. Бөтендөнья челтәренә Бахта, Олы Талкыш, Югары Кондрата, Галактионово, Ишәле, Кызыл Ялан, Кызылъяр, Түбән Кондрата, Татар Ялтаны, Татар Сарсазы, Татар Талкышы, Дүртөйле, Дүртөйче, Чуваш Ялтаны халкы чыга алачак.
Татарстанда республиканың барлык 43 районыннан барлыгы 755 авылга интернет кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев