Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит ил студентлары Чаллыны сайлый

Бер көнне кибеттә үзенчәлекле кешегә юлыктым. Азык-төлек бүлегендә йөри иде ул. Киштәләрне карый-карый, ул бик озак кирәкле товарларны сайлады. "Очсызрак әйбер эзлидер бу ир-егет", дигән фикер килде башыма. Әмма касса янына баскач, аның чит ил кешесе булуы ачыкланды.

Баксаң, ул татарча да, русча да белми икән. Ә азык-төлекне товарны төрү материалына төшерелгән сурәтләр буенча сайлаган. Чыннан да, Чаллы урамнарында соңгы араларда чит ил кешеләре еш очрый башлады. Аларның күбесе яшьләр. Шәһәребезгә килүләренең төп сәбәбе - югары белем алу.

Бүгенге көндә Чаллы югары уку йортларында 400гә якын чит ил студенты укый. Күбесенчә алар Азербайҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Белоруссия, Әрмәнстан, Молдова һәм Таҗикстан якларыннан килгәннәр. Шәһәр студентлар советы җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Володин әйтүенчә, Кениядән дә килеп белем алучы егет бар. Ул КФУда укый. Гомумән, чит ил студентлары югары белем алу өчен күбрәк Казан (Идел буе) Федераль университетын, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын, медицина көллиятен, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумын һәм "ТИСБИ" идарә университетын сайлыйлар.

"Төрле милләт студентларына ярдәм күрсәтү йөзеннән, шәһәребездә чит ил студентлары ассоциациясе дә оештырылды. Ул шәһәр студентлар советы җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы составында 2009 елдан бирле эшләп килә. Безнең төп бурыч - чит ил студентларына ярдәм итү, аларга шәһәребездә белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру, - ди Алексей Володин. - Барлык югары уку йортлары да безгә "кунак" студентлар хакында мәгълүмат тапшырып торалар. Без, аларны туплап, төрле чаралар әзерлибез. Оешмаларга һәм шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырабыз, кирәкле телефон номерлары тупланган белешмәлекләр таратабыз. Форумнар һәм "түгәрәк өстәл"ләр үткәрәбез. Мәсәлән, 21 апрельдә узган форумда 100дән артык чит ил студенты катнашты. Киләсе уку елында Кытайдан да студентлар килер дип көтелә".

Укулары һәм тормышлары белән кызыксынып, без чит ил студентлары белән аралашып та алдык.

Дастан Мамажанов, КФУның I курс студенты, Кыргызстаннан:

- Мин КФУның "Энергетика һәм информатизация" бүлегендә укыйм. Чаллыга Бишкәк шәһәреннән килдем. Дөресен генә әйткәндә, монда югары белем алырмын дип уйламаган идем. Чаллыга укырга барырга җыенуымны әйткәч, әниләр башта куркып калдылар. Чаллыны нигәдер криминал шәһәр дип уйлыйлар. Әмма монда әле күпме яшәп, бер дә андый нәрсәне күзәткәнем булмады. Киресенчә, шәһәр матур, безнең Бишкәккә охшаган. Шунысы кызганыч: краннан аккан суны кайнатмыйча эчеп булмый.

КФУда белем алу ошый. Укытучылар әйбәт аңлаталар. Укудан соң "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уеннарында катнашам, футбол уйныйм. Укып бетергәч Чаллыда калырмынмы-юкмы - анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Бүгенге көндә сессияне тизрәк ябып, туган ягыма кайтырга хыялланам.

Мариам Арутюнян, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының III курс студенты, Әрмәнстаннан:

- Мин филология факультетында укыйм. Милләтем буенча әрмән, әмма озак еллар инде Россиядә яшим. Туган җиремне сагынам. Шуңа да, уку йортында "Без бергә" дигән чит ил студентлар проектын оештырырга булдым. Ул 2014 елдан бирле эшли. Проектның төп максаты - төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру. Безнең югары уку йортында чит ил студентлары күп. Аеруча Төрекмәнстаннан. Аларның күбесе рус телен начар белә, менталитет үзенчәлекләре дә бар. Шуңа да без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Бергәләп төрле бәйрәмнәр әзерлибез, форумнарда катнашабыз. Мәсәлән, күптән түгел Уфага "Төрекләр алтыны" халыкара форумына бардык. Июльдә - "Мәгънәләр территориясе" бөтенроссия форумына җыенабыз. Чаллы безгә ошый. Монда укып чыккан студентлар туганнарына шәһәрегездә югары белем алырга киңәш итәләр. Бәлки шуңа да уку йортыбызда чит ил студентлары елдан-ел күбәядер.

Илдар Ходжаев, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының II курс студенты, Төрекмәнстаннан:

- Чаллыга укырга керергә миңа дустым тәкъдим итте. Ул үзе дә ЯДПУның III курс студенты. Бүгенге көндә мин "Физкультура һәм спорт" бүлегендә укыйм. Шәһәр турында нибары "КАМАЗ" машиналары һәм Кама елгасы буенча белә идем. Хәзер исә аңа тәмам ияләшеп беттем. Дусларым да күп. Университетта укырга авыр түгел. Чөнки мин мәктәптә яхшы укыдым. Чаллыда рәхәт, әмма кыш артык озын. Яшелчәләрнең тәме дә башкача. Ашказаны әле дә аларга ияләшеп бетә алмый (көлә). Җәйләрен исә туган ягыма кайтып китәм. Ничек кенә монда рәхәт булмасын, Ватан сагындыра. Билетлар инде алынган. Укуларны тизрәк төгәллисе генә калды.

Шәһәребезнең чит ил студентларын үзенә җәлеп итүе сөендерә. Димәк, бездә мәгариф өлкәсе генә түгел, ә милләтләргә карата булган толерантлыгыбыз да югары дәрәҗәдә. Киләчәктә дә шулай дус яшәп, бергәләп яңа үрләргә ирешик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев