Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит илләр студентларының өченче фестивале узды

Казан федераль университеты базасында чит илләр студентларының Colours of the world at KFU өченче фестивале узды. Атна дәвамында һәр теләгән кешенең чит илләрнең милли традицияләре белән танышу мөмкинлеге бар иде. "УНИКС" мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә гала-концертта Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай, Куба, Конго Демократик Республикасы һ.б. милли җәмгыятьләрнең театральләштерелгән тамашалары күрсәтелде. Моннан тыш,...

Казан федераль университеты базасында чит илләр студентларының Colours of the world at KFU өченче фестивале узды. Атна дәвамында һәр теләгән кешенең чит илләрнең милли традицияләре белән танышу мөмкинлеге бар иде.

"УНИКС" мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә гала-концертта Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай, Куба, Конго Демократик Республикасы һ.б. милли җәмгыятьләрнең театральләштерелгән тамашалары күрсәтелде. Моннан тыш, катнашучы илләрнең милли мираслары тәкъдим ителгән күргәзмә өстәлләре оештырылган иде.

"Әлбәттә, безнең барыбыз өчен дә рус теле - уртак тел, әмма барыбызны да сәнгать берләштерә", - дип мөрәҗәгать итте КФУ ректорының тышкы элемтәләр буенча урынбасары Линар Латыйпов чит ил судентларына.
Фестиваль дәвамында "түгәрәк өстәл"ләр, күргәзмәләр, җәмәгатьчелек һәм спорт чаралары узды, гала-концертта аларга нәтиҗә ясалды. Шулай ук теннис, шахмат һәм мини-футбол буенча турнирларда җиңүчеләр бүләкләнде.
Фестиваль кысаларында мини-футбол буенча Конго Демократик Республиканың җыелма командасы чемпион булды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, фестивальнең төп бурычы - студентларның иҗади сәләтләрен ачу, мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм чит илләрнең милли традицияләре белән танышу.
"Бүген КФУ да чит илләрдән булган 2106 студент белем ала. Ә вузны тәмамлаучылар бөтен дөньяга таралды һәм үз илләренә хезмәт куя", - дип билгеләп үтте Линар Латыйпов.
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X