Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чиякәй» танымаслык булган

Республика көнендә яңа шәһәрнең Кояшлы бульварындагы "Чиякәй" балалар бакчасы мәртәбәле кунакларны кабул итте.

Бу – 30-40 ел элек төзелгән балалар бакчаларын тәртипкә китерү турындагы республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән чираттагы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениесе. Аны танымаслык итеп яңарту өчен 70 миллион сумнан артык акча тотылган. 
Төзелеш эшләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев җитәкчелегендәге «Волгопромстрой»җаваплылыгы чикләнгән оешма хезмәткәрләре башкарган. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ата-аналарның һәм балаларның шатлыгын уртаклашты. Чаллы балаларына акыллы һәм тәртипле булып үсәр өчен мөмкинлекләр тудырырга ярдәм иткән өчен ТР Президентына, хөкүмәткә рәхмәт әйтте. «Балачак сарае «Чиякәй»дә ремонт тәмамлану шәһәр өчен мөһим вакыйга, – диде ул. – Минем 6 ел шәһәр җитәкчесе булып эшләү дәверендә Чаллыда барлыгы 20 балалар бакчасы, 6 мәктәп төзелде. 40тан артык балалар бакчасы яңартылды. Узган гасырда төзелгән бу балалар бакчасына бер тапкыр да ремонт ясалмаган иде.  Төзүчеләр аны танымаслык итеп яңартты. Хәзер  «Чиякәй» яңа төзелгән бакчалардан бер дә ким түгел. Биредә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен видеокүзәтү җайланмасы куелган. Бассейн, уен заллары, ашханә, медицина һәм башка бүлмәләр бик матур! Барлык эшләрне тиешле дәрәҗәдә башкарган өчен Олег Николаев җитәкчелегендәге коллективка рәхмәт». Шәһәр җитәкчеләренә һәм төзүчеләргә ата-аналар да, балалар да рәхмәтле. Алар чиратка басып мэрга рәхмәт әйттеләр. Мэр белән истәлеккә фотога төштеләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы