Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чуаш һәм татар кызларын алыштырганнар булып чыкты

    ДНК тапшыруында Әлки районында яшәүче Гөлфинә һәм Ангелинаны бала тудыру йортында бутаулары ачыкланды.

    Без 47 ел элек Базарлы Матак авылында мишәр һәм чуаш гаиләләрендә туган балаларны алыштыру турында язган идек. Инде ДНК нәтиҗәләре билгеле булды. Чыннан да Гөлфинә һәм Ангелина чит гаиләдә үскәннәр. Татар кызын чуашлар тәрбияләгәннәр, ә чуаш кызы татар булып үскән. Ике милләт, ике дин вәкилләрен уртак борчу, кайгы басты. Тапшыру ахрында ике гаилә кочаклашып бер-берсенең хәлләренә керделәр. Алар шушы ялгышлык өчен гаиплеләрне судка биреп мораль зыянны түләтерләрме әлегә билгесез. Бу хакта кабат язырбыз, сайтыбызга кереп торыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: