Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чын артистлар кебек

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае, "Нур" мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге Халыкара театр көненә багышлап һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Сәхнә көзгесе" Х төбәкара балалар милли театр фестивале уздырды. Анда Чаллы шәһәреннән тыш, Татарстанның 8 төбәгеннән - Азнакай, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә, Питрәч, Ютазы, Түбән...

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае, "Нур" мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге Халыкара театр көненә багышлап һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Сәхнә көзгесе" Х төбәкара балалар милли театр фестивале уздырды. Анда Чаллы шәһәреннән тыш, Татарстанның 8 төбәгеннән - Азнакай, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә, Питрәч, Ютазы, Түбән Кама, Саба районнарыннан 40ка якын театр коллективы, барлыгы 400ләп бала катнашты.

"Сәхнә көзгесе" фестивале бездә унынчы мәртәбә оештырыла. Бу чара республикадагы балалар театр коллективларын бергә туплауны, сәләтле балаларны ачыклап, аларның иҗатын үстерүне, татар драматургларының әсәрләрен пропагандалауны күз алдында тота. Быел фестиваль үзенчәлекле булды. Беренчедән, анда балалар бакчаларыннан килгән төркемнәр дә катнашты, икенчедән, рус телле балалар татар спектакльләрендә уйнады.

Балалар-яшүсмерләр коллективлары алып килгән кызыклы тамашаларны карагач, күңелләрдә канәгатьлек хисе туды. Фестивальнең иң абруйлы бүләге - гран-прига быел М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия һәм Гали Акыш исемендәге лицей-интернат театр коллективлары лаек булды. Татарча бик тә кызыклы сәхнә әсәрләре бар икән. Сәхнәдә югалып калмыйча, сокландыргыч итеп уйный белүче, кызыклы образлар тудыра алучы егетләр-кызлар да күп икән бит бездә. Фестивальдә катнашкан барлык театр сөюче дусларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм иҗат уңышлары телибез.

Нәфидә ХӘКИМОВА, өстәмә белем бирү педагогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев