Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чыршы-2017” операциясе башланды

Урман хуҗалыгы министрлыгы 27 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр "Чыршы-2017" ведомствоара оператив-кисәтү операциясен үткәрә. Ул ылыслы яшь агач­ларны законсыз кисү, Яңа ел чыршыларын әзерләү, ташу һәм сатуны контрольдә тоту максатында оештырыла. Операция барышында урман инспекторлары эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатында чыршы ташыган транспортны...

Урман хуҗалыгы министрлыгы 27 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр "Чыршы-2017" ведомствоара оператив-кисәтү операциясен үткәрә.

Ул ылыслы яшь агач­ларны законсыз кисү, Яңа ел чыршыларын әзерләү, ташу һәм сатуны контрольдә тоту максатында оештырыла. Операция барышында урман инспекторлары эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатында чыршы ташыган транспортны тикшерәчәк. Рөхсәтсез әзерләнгән чыршыларны сатуны кисәтү максатында салым хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә урыннарында рейдлар үткәрү күзаллана. Ылыслы агачларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык, 5 мең сумнан артык зыян китерелгән очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Административ җаваплылыкка тарттырылган гражданнарга - 5 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләргә - 50 мең сум, юридик берәмлекләргә 400-700 мең сум штраф салына. Җинаять җаваплылыгы ун елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Моннан тыш, гаеплеләр, китерелгән зыянны да каплатырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев