Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортостанның Чишмә районында Диана Сәфәрова белән хушлаштылар

Әниләрен соңгы юлга озатырга балаларын да алып килделәр.

Бүген Башкортостанның Чишмә районы үзәге Чишмә авылында  блогер, җырчы Әнвәр Нургалиевның апасының кызы, Диана Сәфәрованы соңгы юлга озаттылар. 

Диана белән хушлашырга Татарстаннан һәм Башкортостаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп кеше килгән. Әнвәр Нургалиевның төркеме тулы составта шунда. 

Әнвәр абыйлары балаларны машинасына утыртып алып килгән, чөнки аннары алар «әни кая» дип сораячаклар дип, гаилә сабыйларга әниләрен күрсәтергә карар кылган. «Кызы елый, бик авыр», - ди Фәридә ханым.

«Алар белән психологлар эшли», – дип хәбәр итте безгә блогер Равил Закиров. Ул Хозур хәләл рестораны җитәкчесе, былтыр кызы Лилияне югалткан Фәридә ханым белән барган. Блогер Гүзәл Хөснетдинова Диананың үлемен бик авыр кичергәнлектән юлга чыгып китә алмаган.

«Лилиямне югалту яралары кабат яңарды. Былтыр сеңелем дә, Диана кебек өенә кайтып җиткәндә автомобиль һәлакәтенә юлыгып вафат булды бит», – ди.

Диананың әнисе Рәйсә ханым: «Өй,  балалар, безнең өчен тырышты. Ничек болай килеп чыкты соң?» – дип сыкрана. 

Диана Рәшит кызы Чишмә авылы зиратында җирләнде. Урыны җәннәттә булсын.

Аллаһы Тәгалә әти-әнисенә, туганнарына, балаларына авыр кайгыны күтәрергә сабырлык, сәламәтлек бирсен. Балаларына бәхетле язмыш насыйп булсын. 

Исегезгә төшерәбез, Диана Сәфәрова 9 майда, төнге сәгать 1 тирәсендә үзенең Honda Civic машинасында Чишмә шәһәренең Революция урамы буйлап өенә кайтканда идарәне югалтып, юл кырыена төшеп, коймага бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. 

Туганы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә фаҗигадә сеңлесе түгел, башка машина йөртүче гаепле, дип белдерде.

«Гаепле кеше тәмуг утында янсын», – диде ул  вафат булган туганына багышланган сторисларының берсендә.

Башкортстан ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, авариядә гаепле дип шикләнелгән кешене тоткарлауларын хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча ул Сәфәрованың юлын «кискән». Toyota Camry машинасын йөртүчене полициянең җирле бүлегенә китергәннәр.

«Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чишмә шәһәре буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү маддәсе буенча җинаять эше ачылды», – диләр ведомствода.

Фото Диана Сәфәрованың социаль челтәрдәге битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

16

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнвәр Нургалиев ЮХИДИ фаҗига блогерлар тормышы шоу биз Гүзәл Хөснетдинова Диана Сафарова Равил Закиров