Чулман проспектында яңа спорт объекты төзеләчәк
Яңалыклар тасмасы

Чулман проспектында яңа спорт объекты төзеләчәк

Мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллыда яңа спорт объектлары төзеләчәк. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев "ФИЗ-РА" спорт үзәге" ачылышында хәбәр итте.

"Планда - Чулман проспектында көрәш сарае һәм Мәләкәс аръягы микрорайонында боз аренасы булдыру. Аннан тыш, башка планнар да бар", - диде ул. 

Мәләкәс аръягы микрорайонында боз аренасын киләсе елда ясарга уйлыйлар. Ул 39нчы мәктәп янында булыр дип көтелә. 

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә "Олимпийский" спорт комплексын яңарталар. Ремонт эшләре 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш. 

Чаллы хакимияте фотосы

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев