Чын татар милли бизәге кыйммәткә төшә, әмма табып була
Чаллыда да татар халкының милли киемнәрен тегүчеләр бар икән. Шәһәрдәшебез Лилия Сәфәрова әнә шуларның берсе.
Кызыма балалар бакчасында чыгыш ясар өчен калфак кирәк булды. Озак эзләргә вакыт тар иде, шуңа маркетплейстан гына кайтарттык. Милли бизәк урынына челтәрле тукымадан киселгән чәчәкләр генә беркетелгән булуы бераз күңелне төшерде. Калфакны әллә кайлардан эзлисе дә булмаган бит, югыйсә. Чаллыда да татар халкының милли киемнәрен тегүчеләр бар икән. Шәһәрдәшебез Лилия Сәфәрова әнә шуларның берсе. Ул 23 ел педагогия өлкәсендә эшләгән, тегүче дипломы да бар. Хәзер барлык вакытын яраткан эшенә багышлый – түбәтәй, калфак, хәситә, камзул, билбаулар тегә.
- Лилия, бу эш белән күптәннән шөгыльләнәсезме?
- Сабантуйларында, ярминкәләрдә йөргәндә татар милли киемнәрен күреп кызыга идем. Ике ел элек үзем дә тегә башладым. 17 яшькә хәтле татарча яхшылап сөйләшә дә белми идем. Балалар иҗат йортының татар бүлегенә эшкә билгеләделәр, шунда өйрәндем. Милләткә мәхәббәт әкренләп килде.
- Сезнең клиентларыгыз кем? Еш алалармы?
- Атнага 3-4 кеше сорый. Самарадан изү белән түбәтәйне бөтен сыйныфлары белән алдылар. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар да сорый. Казаннан да, Чаллыдан да, башка шәһәрләрдән дә мөрәҗәгать итәләр. Мин бит ярминкәләрдә, төрле чараларда еш булам, шунда да яхшы сатыла.
- Лилия, сезнең ассортимент киң. Бизәкләрен каян табасыз?
- Ассортиментны һәрвакыт тулыландырып торырга тырышам. Күптән түгел генә хәситә дә, сыйфатлы тукымалардан сумкалар да тектем. Татар орнаментларын шулай ук стильләштереп, чәчәкләрнең араларын төрлечә куеп карыйм. Бизәкләрне аерым сатып алам, машина белән чигү кыйммәткә төшә, бәлки, киләчәктә анысын да булдырырмын.
- Лилия, изүләр, калфаклар яңадан модага керә дип әйтергә буламы?
- Буладыр, олылар да яшьләр дә ала бит. Элеккеге заманнардагы кебек булмас ул, әмма образларында кулланалар. Үзем дә берәр кая барганда яратып киям. Сабан туена сату белән чыксам, дусларыма да, киегез, дим. Мин заманча тегәргә тырышам. Мисал өчен, көндәлектә кисеннәр өчен артык чуар ,челтәрле итеп ясамыйм.
Шәһәрдәшебезгә әлеге эшендә уңышлар телисе генә кала. Ин мөһиме – дәвамлы булсын.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев