Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дакар чемпионы якташлар очрашуына «КАМАЗ-Мастер» машинасын алып килергә җыена

Аның янында фотога төшәргә мөмкин булачак», – ди очрашуны оештыручы һәм алып баручы Гөлзада Рзаева.

13 ноябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда Спас, Алексеевск, Чистай районнарында туып-үскән, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче якташлар очрашуы була. Анда 2021 елда республикада үткән якташлык җәмгыятьләре бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. «Юбилейларын билгеләп үткән данлыклы шәхесләрне хөрмәтләү булачак.

Моннан тыш, данлыклы онкологлар династиясе Кирилловлар, патриот-шагыйрь Абдулла Алишның якташлары һәм тагын бик күп легендар шәхесләр белән очрашулар да көтелә. Кичәдә бик күп сюрпризлар булачак. Мәсәлән, Чистай районында туып-үскән, Дакар ярышлары чемпионы Дмитрий Сотников механигы Илгиз Әхмәтҗанов «КАМАЗ-Мастер» командасын дөньяга таныткан машинаны «Энергетик» мәдәният сарае янына алып килергә җыена. Аның янында фотога төшәргә мөмкин булачак», – ди очрашуны оештыручы һәм алып баручы Гөлзада Рзаева. 

Килегез, дуслар. Сезне матур җырларга, биюләргә бай кызыклы очрашу көтә. Якташлар очрашуы 14 сәгатьтә   башлана. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар