Данир Сабиров хатынына сюрприз ясаган
Яңалыклар тасмасы

Данир Сабиров хатынына сюрприз ясаган

Аэропортта очрашып, бәхетле ир белән хатын Төркиягә очты.

4 февральдә пародия остасы, җырчы һәм алып баручы Данир Сабировның хатынының туган көне. Миләүшә аңа кадәр Казан-экспо бинасында фотосессия оештырмакчы булган. Шуңа әзерләнгән. Ире исә бу көнне Истанбулга  билет алган һәм чемоданнарын тутырып, такси белән аэропортка киткән. Аэропортта очрашып, бәхетле ир белән хатын Төркиягә очты. «Миләүшә Төркияне генә түгел, төрек киноларын, төрек артистларын бик ярата. Шуңа күрә быелгы туган көненә шундый үзенчәлекле бүләк ясадым», – ди Данир. Аның инстаграм битендәге әлеге хәбәрен укыган кешеләр, Данирга рәхмәт әйтеп, безгә дә шундый бүләк бирсеннәр иде,  дигән теләк белдергәннәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Тамаша Музыка Ты супер

Нет комментариев