Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данир Сабиров Юльякшиннар гаиләсенә нәрсә бүләк иткән?

2021 елның 16 гыйнвары Элвин Грей “камыт кигән” көн булып тарихка керәчәк. Бу көнне аның Инзилә исемле кыз белән никах туйлары узды.

Мәҗлескә яшь парның иң кадерле кешеләре генә җыелган. Алар арасында Данир Сабиров гаиләсе дә булган. Ул яшьләрне тәбрикләү чыгышында сүзен никах укыган Нурулла хәзрәткә мөрәҗәгатеннән башлады. Аллаһ бирсә, минем никах булса… дип башлап җибәргән иде дә, кызларымны кияүгә биргәндә… дип дәвам итеп, хәзрәтне никах укырга чакырам дип әйтәсе иде кебек. Хәзрәт бүлдереп: Сиңа өч хатын ярый, -диде. Дин буенча ярый да, хатын буенча ярамый. Берсен туйдырып булмый, хәзрәт, - дип җавап бирде аңа Данир.Берсен җиңеп булмый диген,- ди хәзрәт. “Берсен җиңеп булмый, әйе, булганына риза”, - ди Данир. 

“Радик белән Инзилә кулга-кул тотышканнар. Нәрсәдер булса да, Инзиләнең Элвин Грей белән булган ул. Ә менә чын Радик ул нинди, наколкалары да аныкы түгел. Элвин Грейныкы ул. Радик ул үзе әйбәт, әйдәгез, алкышлыйк аңа. Матур җырлар гына җырлый. Элвин Грей гына ул кайчак сулга йөри… Иң мөһиме, бер-берегезне саклагыз, сез матур пар. Радик кеше буларак яхшы ул, киңәш белән шалтыратасыңмы… Ул кешелекле. Әле күптән түгел кызыбызның туган көнен бәйрәм иткән идек, Инзилә белән килгәннәр иде шунда. Никах турында әйткәч, бик сөендек инде. Бездән бүләк кабул итегез,- дип Данир Сабиров “Могҗизалар кыры”ндагы кебек сандык алып чыгарга кушты. 

Татарлар һәм башкортлар 80 процент чәйдән тора. Монда төрле чәй, аста дәртле чәй. Монда бераз гына „заначка“ да бар. Төп „заначка“ саклансын өчен, хатын „заначка“ кайда икәнен белергә тиеш. Бу безнең гаиләдән- дип котлады кияү белән кәләшне Данир Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев