Сайлаулар ял көненә туры килә
Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасының яңа чакырылыш депутатларын сайлау көнен билгеләү турындагы Указны имзалады. Тиешле акт хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Дәүләт башлыгы Парламентның түбән палатасы депутатларын яңа чакырылышка сайлауны 2026 елның 20 сентябренә билгеләргә карар кылды. Депутатлар сайлауда беренче тапкыр ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре халкы катнашачак.
Нет комментариев