Дәвалау-физкультура диспансеры хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Яңалыклар тасмасы

Дәвалау-физкультура диспансеры хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Нинди хезмәтләре өчен?

Чаллының дәвалау-физкультура диспансерында махсус хәрби операция ветераннары белән очрашу булды. 
Элеккеге хәрби, шәһәр Советы депутаты Тимур Нусратов диспансер хезмәткәрләренә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм иткән өчен бүләкләр тапшырды. 

Табиб-невролог Рафис Әхмәтҗанов белән фельдшер Ира Галиева «За содействие СВО» медале белән бүләкләнде.
Шәфкать туташы Гүзәл Әфләтунова Рәхмәт хатына лаек булды.
Баш табиб Мансур Потеев, хәбиләргә ярдәмнең даими булуын искәртте. 
«Коллектив узган ел да хәрбиләргә гуманитар йөк туплау белән шөгыльләнде. Бу эш бүген дә дәвам итә. Хезмәткәрләр алгы сызыктагылар белән даими элемтәдә», – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сәламәтлек саклау чир СВО ветераннары

Нет комментариев