Анда сез шәһәр буенча сәяхәт итә аласыз.
22 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсе китап сөюче шәһәрдәшләрне «Китап укучы шәһәр» фестивалендә һәм балалар китабы атналыгын ачу тантанасында катнашырга чакыра.

Ачылу программасында – «Скоморошьи потешки» спектакле белән курчак театры чыгышы көтелә.
Сез шәһәр буенча йөри һәм гаҗәеп урыннарга килеп чыга алачаксыз.

12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләячәк:
11:00 Үз-үзеңне танып белү скверы «ProЧтение себя» нейрографика буенча мастер-классы
12:00 Әдәби проспект К. Чуковский иҗатына багышланган «Гаҗәеп агач янында могҗизалар»
12:00 Фантазияләр тыкрыгы «Тылсым сере»: язучы Наталья Лапшина белән очрашу
12:00 Әкият бакчасы «Китапның туган көне»: курчак спектакле
13:00 Иҗади мәйданчык «Яшь блогер» мастер-классы
13:00 Китап бульвары «Китапны йөрәгең белән кабул ит»: тарихка экскурс
13:00 Язучылар аллеясы «Яшьлек белән очрашу»: сатирик язучы Алмаз Хәмзин белән иҗади очрашу
13:00 Онлайн-авеню Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Шигъри нон-стоп».
Мәкаләне китапханәче Александр Задерей әзерләде.
Нет комментариев